Фәрит Хәнифов хатыны белән 6 нчы мәктәптә урнашкан сайлау участогына беренчеләрдән булып килде. Министр билгеләп үткәнчә, аларның гаиләсендә сайлауларда катнашуны гадәттәгечә мөһим вакыйга дип саныйлар.
Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Алабугада тавыш бирде. Иртән ул хатыны белән 6нчы мәктәптә урнашкан сайлау участогына килде. 18–20 сентябрьдә VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау уза.
Фәрит Хәнифов сөйләгәнчә, аларның гаиләсендә сайлауларны һәрвакыт мөһим вакыйга буларак кабул итәләр һәм гадәттәгечә сайлау участогына беренчеләрдән булып килергә тырышалар.
«Бүген бик мөһим сайлаулар. Илебез катлаулы чор кичерә, шуңа күрә хәзер безнең бердәмлегебез, киләчәккә ышанычыбыз һәм һәркемнең актив эшчәнлеге аеруча мөһим. Без бер гаилә кебек яшәргә тиеш», — дип билгеләп үтте ул.
1390нчы сайлау участогы комиссиясе рәисе Анна Фирсова хәбәр иткәнчә, 6нчы мәктәптә өч көн дәвамында 1390нчы һәм 1391нче участок комиссияләре эшли. Ул үзе комиссияне 2019 елдан бирле җитәкли. Аның участогында сайлау комиссиясенең сигез әгъзасы хезмәт куя.
Тавыш бирүнең беренче көнендә өйдә тавыш бирергә теләүчеләрдән 15 гариза кабул ителгән. Әлеге гаризалар нигезендә сайлаучыларның өйләренә бару 19 һәм 20 сентябрьдә оештырылачак.
Участок комиссияләре 8.00дән 20.00гә кадәр эшли. Сайлаучыларга ике бюллетень бирелә: федераль һәм бермандатлы сайлау округлары буенча.
Нет комментариев