Tatarstan Today тапшыруының яңа чыгарылышында Татарстан һәм Кыргызстан хезмәттәшлеге турында фикер алышачаклар
Тапшыруның авторы һәм аып баручысы - Динә Газалиева.
Эфирга алып баручы Динә Газалиеваның республиканың Кыргызстан белән үзара хезмәттәшлегенә багышланган «Тatarstan Today. Открытый миру» тапшыруының яңа чыгарылышы чыгачак. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Аерым алганда, программада Ысык-күлнең ни өчен дөнья могҗизаларының берсе дип атаулары һәм Татарстанга Россиягә дус булган Кыргызстанның ни өчен шулай кызыклы булуы турында сүз барачак.
Автор һәм алып баручы Динә Газалиева, РФ Премьер-министры Михаил Мишустин җитәкчелегендәге рәсми делегациянең Чолпон-Ата шәһәренә визиты мисалында Россия Федерациясе һәм Кыргызстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек темасына кагылып, гадәттәгечә экспертлар фикеренә басым ясаячак.
Моннан тыш, телевидение алып баручысы кыргыз кухнясында иң тәмле ризык, кунакларны нәрсәләр белән сыйлаулары, Бишкекта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны ничек каршы алулары һәм Үзәк Азия иленә килүчеләрне ачык һавадагы нинди музей сокландыруы турында сөйләячәк.
Тапшыруны 28 февральдә 19.00 сәгатьтә һәм 2 мартта 22.10 сәгатьтә «ТНВ» телеканалында, шулай ук 4 мартта 18.30 һәм 22.30 сәгатьтә «Татарстан 24» телеканалында күрергә мөмкин.
Рәсем программа редакциясе тарафыннан тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев