Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директорын республиканың тарихи-мәдәни мирасын саклауга керткән өлеше өчен билгеләп үттеләр.
Татарстан Рәисе Указы нигезендә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко «Дуслык» орденына лаек булды.
Бүләк аның Татарстанның тарихи һәм мәдәни мирас объектларын саклауга керткән аерым өлеше, шулай ук күпьеллык нәтиҗәле эше өчен тапшырылды.
«Дуслык» ордены — Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге. Ул республиканың абруен ныгытудагы, дуслыкны һәм хезмәттәшлекне үстерүдәге казанышлары, шулай ук икътисадый, фәнни, социаль һәм мәдәни багланышларга зур өлеш керткән кешеләргә бирелә. Бүләк шулай ук Татарстан үсешенә ярдәм итә торган нәтиҗәле иҗтимагый, хәйрия һәм инвестиция эшчәнлеге өчен тапшырыла.
Нет комментариев