Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан «Профессионаллар» чемпионатында компетенцияләр саны буенча рекорд куйды

Быел ярышларда 52 компетенция тәкъдим ителде.

Татарстанда «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатының төбәк этабына йомгак ясалды, ул быел юнәлешләр саны буенча тарихи максимумны билгеләде. Ярышлар 17 ноябрьдән 20 февральгә кадәр республиканың 23 шәһәр һәм районында 70 махсуслаштырылган үзәк базасында узды. Проект «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Сезонның төп казанышы — конкурс юнәлешләрен 352гә кадәр киңәйтү. Бу үткән ел белән чагыштырганда 23 кә күбрәк. Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәгенең генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин аңлатканча, исемлек федераль оператор тәкъдимнәрен исәпкә алып яңадан каралган: классик зоотехникадан алып цифрлы трансформациягә кадәр 21 яңа компетенция барлыкка килгән.

Чемпионатта 6392 кеше катнашты. Шуларның 1932се — конкурсантлар (639 юниорны да кертеп), тагын 2 меңгә якыны эксперт-остаз ролендә чыгыш ясады. Шулай ук 388 индустриаль эксперт, 50 методист һәм 1417 волонтер җәлеп ителгән.

Региональ этапта җиңүчеләр көрәшне регионара дәрәҗәдә дәвам итәчәкләр. Финал ярышлары өч шәһәрдә — Калуга, Түбән Новгород һәм Санкт-Петербургта узачак. Узган ел республика данын финалда 52 катнашучы яклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев