Республика яшьләре өчен федераль дәрәҗәдә үз идеяләрен тәкъдим итү, акчалата ярдәм алу һәм һөнәри тәҗрибә туплау мөмкинлеге ачыла. Төрле юнәлештәге бәйгеләр яшьләргә үзләрен сынап карарга һәм киләчәк юлын табарга ярдәм итә.
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында Татарстан яшьләре «Большая перемена», «Я в Агро», «КАРДО», «Твой Ход», «Быть, а не казаться» һәм «Росмолодёжь. Гранты» кебек федераль бәйгеләрдә катнаша ала. Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, бу проект балага беренче адым ясарга, ә яшьләргә үз идеяләрен тормышка ашырырга ярдәм итә.
Мәктәп укучылары «Большая перемена» бәйгесендә 1 млн сумга кадәр, ә белем бирү оешмалары 2 млн сумга кадәр грант ала ала. Колледж студентлары «Росмолодёжь. Гранты: Двигай сообщества» бәйгесендә катнаша — быел Татарстаннан дүрт инициатива 3 млн сумнан артык ярдәм алды. «Я в Агро» бәйгесенең беренче сезонында җиңү авыл территорияләрен үстерү буенча алты проектның һәркайсына 5 млн сумга кадәр акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. "КАРДО«ның IX сезонында республикадан 1 634 кеше гариза биргән, ә «Твой Ход» финалында ике студент берешәр миллион сум откан.
Якындагы мөмкинлек — «Росмолодёжь. Гранты» бәйгесенең икенче сезоны: гаризалар 15 сентябрьгә тикле кабул ителә, 14–35 яшьтәге гражданнар катнаша ала, максималь сумма — 1 млн сум. 18 номинациянең берсе буенча бер проект тәкъдим итеп була. Гариза әзерләгәндә методик материаллар, Татарстан экспертлары ярдәме һәм «Юлдаш» ИИ-боты кулланырга мөмкин.
<
Нет комментариев