Татарстан быел диабет белән авыручы балалар өчен глюкоза мониторингы системасына 69 млн юнәлдерәчәк
Бу хакта ТР Финанслар министрлыгы хәбәр итә.
Татарстан 2026 елда шикәр чире белән авыручы йөкле хатыннарны һәм беренче типтагы шикәр чире белән авыручы балаларны глюкозаны өзлексез мониторинглау системалары белән тәэмин итү программасын дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Финанслар министрлыгы хәбәр итә.
Диабет белән авыручы авырлы хатын-кызларны тәэмин итүгә 19,7 млн сум бүлеп бирәчәкләр. Сумманың күп өлеше — 14,4 млн — федераль бюджеттан киләчәк, тагын 5,3 млн сумны республика өсти.
Акчаларның иң зур күләме беренче типтагы диабет белән авыручы ике яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. Мониторинг системаларын сатып алуга алар өчен 69,7 млн сум каралган. Шуның 50,9 млн сумы — федераль, 18,8 млн сумы — республика акчалары.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев