Татарстанда укучыларын республика һәм халыкара олимпиадаларга әзерләгән 13 иң нәтиҗәле укытучыга акчалата бүләк бирү тәртибен раслады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты раслаган тәртип буенча, 115 мең сумлык бер тапкыр бирелә торган түләү туган (татар) телен һәм әдәбиятын укытучыларга каралган. Бүләк республика олимпиадаларында һәм татар теле буенча халыкара олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән педагогларга бирелә.
Укытучыларны конкурс нигезендә сайлап алачаклар. Нәтиҗәләрне бәяләгәндә укучыларның соңгы өч елдагы казанышлары исәпкә алыначак, кандидатларга федераль законнар таләпләренә туры килү һәм салым бурычы булмау кебек шартлар да куела. Әлеге бүләкләү бер мәртәбә бирелә һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслана.
Нет комментариев