Татар яшьләре көннәрен уздыру датасы һәм урыны билгеле булды
26-30 августта «Идел» яшьләр үзәгендә XXXVI Татар яшьләре көннәре узачак.
26-30 августта «Идел» яшьләр үзәгендә XXXVI Татар яшьләре көннәре узачак. Оештыручылар — Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге дәүләт бюджет оешмасы һәм Татар федераль милли-мәдәни автономиясе.
Әлеге чара төрле төрле төбәкләрдә, илләрдә таралып яшәүче яшьләрне тупларга мөмкинлек тудыра. Чараның максаты — Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм халкыбыз тарихына карата кызыксыну уяту.
Татар яшьләре көненә быел илебезнең 27 төбәгеннән һәм Казахстан Республикасыннан 180 делегат килер дип көтелә. Программа бик бай һәм файдалы булырга охшап тора: мәгълүмати лекцияләр, татар теле һәм тарих дәресләре, кичке чаралар, вокал, бию, актерлык осталыгы дәресләре оештырылачак. Сәясәт, сәнгать, журналистика, дин, спорт һәм башка өлкәләрдән танылган шәхесләр белән очрашулар планлаштырылган. Очрашуларның форматы күптөрле, бу лекцияләр дә, осталык дәресләре дә, әңгәмәләр һәм дискуссияләр дә. Һәр елны оештырыла торган «Идел кызы», «Идел егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» бәйгеләре үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев