Татар Дөм-Дөмендә булачак балалар лагеренә кадәр юл төзелә
ХӘБӘРЛӘР

Татар Дөм-Дөмендә булачак балалар лагеренә кадәр юл төзелә

Татар Дөм-Дөме авылында юл ремонтлана. Ул элеккеге мәктәп бинасына алып бара, анда лагерь ачу планлаштырыла.

Татар Дөм-Дөмендә булачак балалар лагерына юл салу

Авыл җирлеге башлыгы Назилә Галиева сөйләвенчә, хәзер булачак лагерьга керү юлын төзиләр. Юлның озынлыгы якынча 120 метр тәшкил итәчәк. Моннан тыш, лагерь янында якынча 80гә 20 метр зурлыгында машина кую урыны булдырырга планлаштыралар. Эшләр 9 миллион сум күләмендәге муниципаль грант хисабына башкарыла. Бу акчаның шактый өлеше юл төзелешенә тотыла.

Моңа кадәр без, балалар лагерен хәзерге вакытта буш торган Дөм-Дөм мәктәбенең иске бинасында ачу планлаштырыла, дип язган идек. Бина яхшы хәлдә сакланган, шуңа күрә аны яңадан балалар өчен файдаланырга булганнар.

Лагерьда Дөм-Дөм балалары гына түгел, башка торак пунктлардан килгән балалар да ял итә алачак. Аның төп юнәлеше спорт булыр дип ниятләнә.


Нет комментариев