Ташлап калдырылган машиналар җыештыру эшләренә комачаулый
Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре ташландык машина хуҗаларына транспорт чарасын алап китәргә киңәш итә.
Кичә «Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү» җәмгыяте белгечләре Нефтьчеләр проспектындагы DNS кибете янындагы парковканы чистартуга керештеләр. Әмма территорияне яхшылап чистартырга ташландык машиналар комачау иткән. Күренеп тора, бу машиналар биредә кыш буе тора.
Коммуналь хуҗалык хезмәтләре машина хуҗаларына мөрәҗәгать итә: зинһар, территорияне сыйфатлы итеп җыештыру өчен, машиналарыгызны стоянкаларга куегыз.
«Кызганычка, кышка ташлап калдырылган машиналар нык комачау итә», — дип аңлаттылар оешмада.
Хуҗалардан аңлап карауларын һәм мәйданчыкны бушатуларын сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев