Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

СВОда катнашучыларның хатыннарын һәм әниләрен Алабуга музейларына чакырдылар

Көмеш гасыр китапханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары, әниләре, әбиләре һәм кызлары очрашты.

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге (АДМЯ) алар өчен «Язгы баллада» дип исемләнгән сәнгать һәм шигырь кичәсе әзерләде. Чарага килүчеләрне Халыкара хатын-кызлар көне белән АДМЯ генераль директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Александр Деготьков котлады. Ул аларга һәм аларның якыннарына иминлек һәм тыныч күк йөзе теләде, бүләкләр тапшырды һәм музей проектларына һәм кызыксыну буенча клубларга чакырды. 

— Бу борчулы вакытта һәркемгә юаныч кирәк, шуңа күрә без сезгә һәрвакыт шат. Бездә сез күңелегезгә ятышлы шөгыль таба аласыз — сәнгать турында, Россия һәм Алабуга тарихы турында сөйләшә аласыз, яхшы компаниядә кызыклы фильмнар карап, иҗади кешеләр белән таныша аласыз, үз иҗатыгыз белән уртаклашырга, үз кулларыгыз белән сувенирлар ясарга мөмкин.

Иҗади кичә бик җылы атмосферада узды. Кунаклар алдында шагыйрь һәм фоторәссам Евгений Поспелов, автор-башкаручылар Сергей Поспелов һәм Евгений Бажин чыгыш ясады. Аларга чакырылганнарның берсе — махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчының әбисе, шагыйрә Антонина Силкина кушылды. Сугыш һәм мәхәббәт, аерылышулар, очрашулар турында җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар, иҗат турында сөйләштеләр, чәй эчтеләр, көлделәр һәм еладылар... 

Евгений Александрович Поспелов үзенең «Звуко- и светопись» фотокүргәзмәсе турында сөйләде, рәссам тарафыннан күзалланган Алабуга буйлап үзенчәлекле экскурсия үткәрде. Аның эшләрендә табигатьнең иң матур мизгелләре — кояш баешы, таң ату, елга өстендәге томан сурәтләнгән, алар натюрморт кебек. Автор үзенең төп фикерен ассызыклады: «Мин үземә нәрсә ошый шуны төшерәм. Еш кына гап-гади кебек күренгән нәрсәләр яныннан битараф узып китәбез, һәм күп кенә матурлыкны күрми, сизми калабыз».

«Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Таңсылу Хөснуллина чакырылган хатын-кызлар исеменнән чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде:

— Мондый җылы һәм ихлас очрашулар безнең карамакта булганнар өчен бик мөһим. Бу яңа дәрәҗәгә күтәрелү, аралашу даирәсен киңәйтү мөмкинлеге. Безнең арада иҗади хатын-кызлар күп — кемдер шигырь яза, җырлый, кемдер матур кул эшләнмәләре ясый. Музей тәкъдим иткән мөмкинлекләр безгә бик кызыклы. 

— Әлеге искиткеч кичәне оештыруда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Алабуга үзәк район хастаханәсенең профсоюз оешмасы рәисе Румия Резвякова. — Музейдагы мондый очрашуларда беркайчан да булганым юк иде. Цветаева учагы кебек зур чараларда гына катнашырга туры килде. Бүгенге кичәдән иң матур тәэсирләр калды. Шундый искиткеч шагыйрьләрне һәм башкаручыларны үзәк район хастаханәсе коллективы кичәсенә чакырырга шат булачакбыз. 

Сәнгать һәм шигырь кичәсе «Вам, любимые!» дип аталган Бөтенроссия акциясенең бер вакыйгасы булды, аның максаты — хатын-кызларга ихлас рәхмәт әйтү, җылылык һәм игътибар белдерү. Акцияне яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев