Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Суда фаҗига: бер атна эчендә өч очрак

Узган атнада Алабуга районында ике кеше батып үлгән, өченчесен коткарып кала алганнар.

Моңа бәйле рәвештә Дәүләт автоинспекциясе, полиция, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә һәм муниципаль контроль бүлеге хезмәткәрләре Криушада, Олы Шүрнәк һәм Бессониха авылларында өстәмә рейдлар уздырды. Нәкъ менә Бессониха янында Нократ елгасында батып үлүчеләрнең берсенең гәүдәсе табылган иде.

Ял итүчеләргә җиһазландырылмаган урыннарда су коенырга ярамый, дип искәрттеләр. Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде һәм белешмәлекләр таратылды. Аеруча борчуны балалар тудыра, алар еш кына өлкәннәр күзәтүеннән башка су коеналар.

Икенче батучыны «Кама-1» СНТ территориясендә тапканнар. Янәшәдә вакытында ярдәмгә килә алырлык кешеләр булмаган.

Каһарманнар һәм саксызлык

Олы Шүрнәк авылында фаҗигане булдырмый кала алганнар. 8нче сыйныф укучысы тиешсез урында су коенганда бата башлый. Бәхеткә, янәшәдә 12 яшьлек Назар Уткин һәм 20 яшьлек Глеб Данилов була. Аларның тәвәккәллеге һәм тизлеге кызның гомерен саклап кала.

— Мин кычкырган һәм елаган тавышлар ишеттем. Аннары бер хатын-кызның малай белән бергә кызны судан тартып чыгаруын күрдем. Йөгереп килдем, аларга ярдәм иттем, һәм шунда ук ашыгыч ярдәмгә шалтырата башладым, — дип сөйләде Глеб.

Кисәтүләр куелды

Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников җирле сулыкларда кисәтү билгеләре куелуын ассызыклады.

— Җәй башында без «Су коену тыела» дигән такталар урнаштырдык. Вакыт-вакыт сулыкларны әйләнеп чыгабыз, балыкчыларга һәм ял итүчеләргә җиһазландырылмаган сулыкларда су коенуның тормыш өчен куркыныч булуын аңлатабыз. Ләкин табличкалар кайчакта тартып алынып, яр буенда яталар.

Игътибар! 

Кызганыч, гамьсезлек кайчакта бик кыйммәткә төшә. Сак булыгыз, бары тик рөхсәт ителгән урыннарда гына коеныгыз — су хаталарны кичерми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев