Федераль ташламалардан файдаланучылар дарулар, шифаханә-курорт дәвалавы һәм юл йөрү хезмәтләрен натураль рәвештә алуны сайлый ала. Бирелгән гаризалар 2027 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, социаль хезмәтләр җыелмасын натураль рәвештә алу өчен гаризаны 1 октябрьгә кадәр тапшырырга кирәк. НСУ составына бушлай дарулар, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы, шифаханә-курорт дәвалавы, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен юл чыгымнарын түләү керә.
Мондый ярдәмгә, аерым алганда, инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзалары, радиация һәм техноген һәлакәтләрдән зыян күрүчеләр һәм башка федераль ташламалардан файдаланучылар хокуклы.
Натураль ташламалардан баш тарткан очракта, аларны акчалата алырга мөмкин. Компенсация күләме дарулар һәм медицина эшләнмәләре өчен — 1405,85 сум, шифаханә-курорт дәвалавы өчен — 217,48 сум, юл йөрү өчен 201,92 сум тәшкил итә.
2026 елның җиде аенда Татарстанда мондый 8 меңнән артык гариза каралган. Белешмә алу өчен 8 800 100-00-01 номерына шалтыратырга мөмкин.
Нет комментариев