Социаль фонд белгечләренә сорауны хәзер мессенджер МАХ аша бирергә мөмкин
Сервис тәүлек буе, ял һәм бәйрәм көннәрен дә кертеп, тәнәфессез эшли.
МАХ мессенджерын кулланучылар хәзер социаль Фонд белгечләренә сораулар бирә ала. Чат-бот түләүләрне һәм пособиеләрне ачыкларга ярдәм итә, дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.
«МАХ мессенджерында социаль фондның рәсми чат-боты гражданнарга түләүләрне һәм пособиеләрне ачыкларга ярдәм итә. Бот социаль ярдәм чараларын билгеләү һәм күрсәтү тәртибе турындагы сорауларга оператив җавап бирү өчен булдырылган», — дип күрсәтелгән хәбәрдә.
Сервис тәүлек буе, ял һәм бәйрәм көннәрен дә кертеп, тәнәфессез эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев