Синоптиклар иртәгә Татарстанда томан булу турында кисәтте
Юлларда сак булырга киңәш ителә.
5 мартта төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Җәяүлеләргә юл аркылы чыкканда игътибарлы булырга һәм җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре аша гына чыгарга кирәк, дип искәрттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев