Әти-әниләргә шәһәрдә куркыныч игълан ителгәндә балаларны кабул итүнең ничек оештырылачагы һәм мәгариф учреждениеләренең эшен яңарту турында мәгълүматны кайдан алырга кирәклеге аңлатылды.

Алабуга районында мәктәпләр һәм балалар бакчалары өчен террорчылык куркынычының «сары» һәм «кызыл» дәрәҗәсе игълан ителгән очракта гамәлләрнең яңа тәртибе кертелде.
«Сары» дәрәҗә террорчылык актының чын мөмкинлеге турында расланган мәгълүмат барлыгын, ә «кызыл» дәрәҗә террорчылык акты инде башкарылган булуын яки турыдан-туры куркыныч тудыручы гамәлләр ачыклануын аңлата.
Яңа тәртип турында оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре белән видеоконференция вакытында социаль үсеш мәсьәләләре буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Мерзон сөйләде.
Әгәр террорчылык куркынычының «сары» яки «кызыл» дәрәҗәсе мәгариф оешмасы эшли башлаганчы игълан ителсә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары балаларны кабул итүне туктата. Ә балалар инде кабул ителгән булса, хезмәткәрләр алар белән бергә эвакуация планнарында күрсәтелгән куркынычсыз урыннарга барырга тиеш. Бина территориясенә кереп өлгермәгәннәр исә иң якындагы куркынычсыз урынга — подвалга, подъездга яки качу урынына юнәлергә тиеш.

Ата-аналар мәгълүматны кайда ала алачак
Куркынычның бетерелүе турында мәгълүматны рәсми каналлар аша күзәтергә кирәк. Ата-аналар өчен төп мәгълүмат чыганагы — ата-аналар чатлары һәм сыйныф җитәкчеләре чатлары. Үз чиратында, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре уку йортының вакытлыча ябылуы турында хезмәткәрләргә һәм ата-аналарга 15 минут эчендә хәбәр итәргә тиеш.
Куркыныч янаган вакытта мәгариф оешмалары территориясендәге парковкалардан файдалануны да чикләргә кирәк. Бу кешеләр һәм автомобильләр күпләп җыелмасын өчен мөһим.
Балаларны кабул итү кайчан башлана
Куркыныч режимы гамәлдән чыгарылганнан соң, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре ярты сәгать эчендә эшкә килергә тиеш. Аннары балаларны кабул итү башлана.
Елена Мерзон билгеләп үткәнчә, бу чаралар беренче чиратта иминлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Шуңа бәйле рәвештә җитәкчеләргә әти-әниләргә эшкә соңга калулары өчен кисәтү ясамаска дигән үтенеч яңгырады.
— Алабуга районында террорчылыкка каршы комиссия рәисе, район башлыгы Рөстәм Нуриев йөкләмәсе буенча, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә мәгариф оешмаларының эш тәртибен исәпкә алырга һәм хезмәткәр ата-аналар өчен тиешле шартлар булдырырга киңәш итәбез. Барлык алабугалыларга мөрәҗәгать итәм: чын куркыныч янаганда тәрәзәсез бүлмәгә күчәргә, якындагы качу урынына төшәргә, шәһәрдә автомобиль хәрәкәтен чикләргә, парковкаларда кеше күпләп җыелмаска һәм үзегезнең, якыннарыгызның иминлеген кайгыртырга кирәк, — дип ассызыклады Елена Мерзон.
Нет комментариев