Ришвәт бирүчегә һәм ришвәт алучыга карата җинаять эшләре кузгатылган.
Салымнар буенча бурычларын киметү өчен ришвәт биргән Казанның «Грэйтстрой» фирмасына 100 миллион сум штраф билгеләнгән, дип яза «Татар-информ».
РФ Генераль прокуратурасында хәбәр итүләренчә, фирманы гамәлгә куючы арадашчы аша 55 миллион сум күләмендә ришвәт тапшырган. Гамәлгә куючы киметергә тырышкан бурыч тикшерү вакытында ачыкланган.
Штрафтан тыш, ришвәт бирүчегә һәм ришвәт алучыга карата җинаять эшләре кузгатылган, алар алдан тикшерү стадиясендә.
Нет комментариев