«Шәһәргә ярдәм итик»: активистлар кар көрәргә чыкты
Быел гыйнвар һәм февраль айлары карлы булды – явым-төшем шулкадәр күп булды ки, коммуналь хезмәтләр төп магистральләрне һәм социаль объектларга керү юлларын чак кына чистартырга өлгерә.

Әмма зур техника керә алмаган урыннар да бар: кече архитектура формаларына һәм спорт снарядларына зыян килергә мөмкин. Казан урамындагы Нефтьчеләр скверы шундый урыннарның берсе. Узган ялларда битараф булмаган алабугалылар ярдәмгә килде.
Акцияне волонтер, элек үзе нефтьче булган Олег Фадеев оештырды. Аның өчен бу сквер шәһәр кешесе буларак та, нефтьче буларак та кадерле.
— Бу балалар һәм өлкәннәрнең яраткан ял итү урыннарының берсе, һәм ул туристлар күп йөри торган урамда урнашкан. Быел кар гадәттән тыш күп яуды. Төзекләндерү идарәсе һәм идарәче компанияләр бар көченә эшли — кешеләр җитми. Мондый вәзгыятьтә кул кушырып утырасы түгел, шәһәргә ярдәм итәргә кирәк, — ди Олег Фадеев. — Шәһәр кунаклары алдында да оят булмаячак.
Акциягә «Прикамнефть» ветераннар советы әгъзасы Георгий Чернов та кушылды. Бу кыш эчендә ул һәм аның иптәшләре инде берничә тапкыр иҗтимагый киңлекләрне чистартуга чыкканнар. Ә Нефтьчеләр скверын беренче тапкыр җыештырганнар.
— Шәһәрдәге чисталык — коммуналь хезмәткәрләрнең һәм безнең уртак җаваплылыгыбыз. Ә яхшы компаниядә кар көрәү — ул саф һавада бушлай фитнес ясаган кебек, — дип елмая Георгий Чернов.
Активистлар ярдәмендә спорт снарядлары һәм сквер юллары кабат ачык. Ә өмә үзе шуны искәртте: әгәр халык битараф булмаса, кышның иң карлы вакытында да шәһәр чиста калачак.
Белешмә
Яңартылган Нефтьчеләр скверы (элек ул Фонарьлар скверы иде) 2025 елның 30 августында ачылды. Масштаблы реконструкция «Татнефть» компаниясе ярдәме белән аның 75 еллыгы уңаеннан гамәлгә ашырылды: скверда балалар һәм спорт мәйданчыклары, атынгычлар, яңа яктырткычлар барлыкка килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев