Рөстәм Нуриев МХО катнашучылары белән очрашты
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев МХО катнашучылары белән очрашты

Алабуга районы башлыгы махсус хәрби операция ветераннары һәм хәзерге вакытта ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты.

Рөстәм Нуриев МХО катнашучылары белән очрашты

Очрашу җылы һәм ихлас мохиттә узды. Хәрбиләр үзләрен борчыган сорауларны бирде, район үсешенә кагылышлы планнар турында фикер алышты.

Алабугада мондый очрашулар күркәм традициягә әверелде. Район җитәкчелеге яклаучылар белән даими аралаша, аларның ихтыяҗларын белергә һәм барлыкка килгән мәсьәләләрне оператив хәл итәргә тырыша. Бу юлы сүз хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү, районның фронтка булышуы, шулай ук Алабуганың якын киләчәге турында барды.

Хәрбиләр алгы сызыктагы көндәлек тормышлары турында сөйләде, якташларга даими ярдәмнәре — хатлар, посылкалар һәм җылы сүзләре өчен рәхмәт белдерде. Алар үзләре белән фронтка якыннарының бүләкләрен һәм Алабуганың гуманитар остаханәләр волонтёрлары әзерләгән иң кирәкле әйберләрне алып китәчәк. «Топор» позывнойлы хәрби мондый очрашуларның бик кирәкле булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бу — район җитәкчелеге белән турыдан-туры аралашу, бер-береңне ишетү мөмкинлеге. Ул үзенең авыр кайгысын да уртаклашты: хәбәрсез югалган дип исәпләгән абыйсының һәлак булуы турында хәбәр килеп ирешкән. Ул да махсус хәрби операциядә катнашкан булган.

Андрей — кадровый хәрби, Финляндия чигендә урнашкан хәрби частьта хезмәт итә. — Елга бер тапкыр ялга кайтам. Хәзер шәхси сорауларым булмаса да, очрашуга чакыру алуыма һәм Рөстәм Мидхәт улы белән аралашу мөмкинлеге булуга шатландым. Шәһәр тормышы турында сөйләштек, — диде ул.

Район башлыгы хәрбиләргә батырлыклары һәм хәрби бурычларына тугры калулары өчен рәхмәт белдерде, аларга тизрәк җиңү белән өйләренә кайтуларын теләде: «Алабуга үз геройлары белән һәрвакыт янәшә булачак», — диде җитәкче. Билгеләп үтик, Алабуга районында 9 эре гуманитар штаб һәм остаханә эшли: «Дома ждут», «Вместе к Победе», «Мы вместе», «Победа за нами», «Планета Добра», «Благомир», «Елабужанка», «Помощь фронту» (Поспелово), «Танайка СВОих не бросает». Соңгы 5 елда районыбыздан фронтка 2 миллиард 463 миллион сумлык гуманитар ярдәм җибәрелгән, хәрбиләрнең гаиләләренә 106,8 миллион сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән.


Нет комментариев