Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын «Алабугада җәйге кичләргә» чакырды

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, фестивальдә Россиядән һәм чит илләрдән 280гә якын музыкант һәм башкаручы катнаша.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең MAX-каналында «Алабугада җәйге кичләр» Халыкара фестивале башлануы турында хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, фестиваль Татарстанда ачык һавада узучы иң зур музыкаль чара булып тора. Быел ул «Татарстанда җәй» проекты программасына керә һәм 12 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Концертларга керү ирекле.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, фестивальдә Россиядән һәм чит илләрдән 280гә якын музыкант һәм башкаручы катнаша.

Татарстан Рәисе республика халкын һәм кунакларын Алабугага бөтен гаиләләре белән килергә, Шишкин буаларында ял итәргә һәм матур музыка белән ләззәтләнергә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев