Россиядә кече сыйныф укучыларына максималь йөкләнешне киметтеләр
Быелның 1 сентябреннән Россиядә 1-4 нче сыйныф укучыларының уку йөкләнеше күләме үзгәрәчәк.
Быелның 1 сентябреннән Россиядә 1-4 нче сыйныф укучыларының уку йөкләнеше күләме үзгәрәчәк. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы документына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Башлангыч мәктәп укучыларының аудитор эш күләме дүрт уку елында 2966 академик сәгатьтән ким һәм 3305 академик сәгатьтән артык була алмый.
Шулай итеп, кече сыйныф укучыларына йөкләнешнең аскы планкасы бераз күтәрелгән, ә өскесе — түбәнәйтелгән. Элегрәк уку дәресләренең күләме кимендә 2954 академик сәгатькә һәм 3345 сәгатьтән артмаска тиешлеге билгеләнгән иде.
Элегрәк билгеле булганча, беренче сыйныф укучылары өчен өй эшләрен яңа уку елыннан гамәлдән чыгарачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев