Россиядә федераль дәүләт хезмәткәрләренең уртача пенсиясе 39,5 мең сумнан артып киткән
ХӘБӘРЛӘР

Россиядә федераль дәүләт хезмәткәрләренең уртача пенсиясе 39,5 мең сумнан артып киткән

Илдә мондый пенсионерлар йөз меңгә якын исәпләнә.

Россиядә федераль дәүләт гражданлык хезмәткәрләре аена уртача 39 536 сум пенсия ала. Россия Социаль фондының 1 июльгә булган мондый мәгълүматлары белән РИА Новости таныштыра.

Ведомство мәгълүматы буенча, илдә федераль дәүләт гражданлык хезмәткәрләре арасыннан 99,2 меңгә якын пенсионер исәпләнә.

Эшләүче пенсионер — дәүләт хезмәткәрләренең уртача пенсиясе аена 40 601 сум, эшләмәүчеләрнең — 39 409 сум.


Нет комментариев