Россия телевидение һәм радио тапшырулар челтәренә 25 ел тулды
ХӘБӘРЛӘР

Россия телевидение һәм радио тапшырулар челтәренә 25 ел тулды

13 августта Россиянең телевидение һәм радиотапшырулар челтәренә (РТРС) 25 ел тула.

Татарстанда предприятие инфраструктурасы республиканың барлык халкын диярлек телесигнал белән тәэмин итә.

РТРС 2001 елда төзелә һәм Россиянең 79 радиотелеүзәген берләштерә. Бүген цифрлы эфир челтәре ил халкының 98,6 процентын бушлай 20 телеканал карарга һәм өч радиостанция тыңларга мөмкинлек бирә.

Татарстан радиотелевизион тапшыру үзәге предприятие структурасына 2009 елда керде. Төбәк челтәре 87 станцияне үз эченә ала һәм республика халкының 99,3 процентын колачлый. Федераль программалар белән бергә эфирга «Татарстан» ДТРК һәм ТНВ-Татарстан телеканалының төбәк блоклары чыга.

2024-2025 елларда филиал беренче мультиплексның барлык 87 тапшыручысын алмаштырган. Юбилей алдыннан Татарстан Республикасы РТПЦ коллективына телерадиотапшырулар үсешенә керткән өлеше өчен ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның рәхмәт хаты тапшырылды.


Нет комментариев