Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Поспелово авылында хисап сессиясе узды

Узган елгы эш йомгаклары һәм быелгы планнар турында авыл җирлеге башлыгы Сергей Сандаков сөйләде.

Җирлек составына Поспелово һәм Мальцево авыллары, Луговой бистәсе керә. Аларда 1312 кеше яши (516 хуҗалык). Мәсәлән, эшмәкәр Павел Кувайцев Татарстанда сарымсак җитештерү буенча лидерларның берсе һәм ул алга таба мәйданнарны киңәйтергә җыена. Шулай ук авылда җиләкне сәнәгать күләмендә үстерергә уйлыйлар.

Узган ел берничә урамда яктырту яңартылган, ә Луговой бистәсендә электр челтәрләренә техник тоташтыру үткәрелгән. Быел төрле программалар кысаларында су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлау, урамнарның асфальт түшәмәләрен төзекләндерү һәм башка эшләр дәвам итәчәк.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, Поспелово районда иң эре һәм динамик үсеш кичерүче авылларның берсе. Бирегә яшәргә Алабугадан гына түгел, Чаллыдан һәм башка күрше шәһәрләрдән дә күчәләр.

АМР Ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Геннадий Баганов авыл волонтерларының, шул исәптән мәктәп укучыларының махсус операциягә ярдәм итү буенча зур эш башкаруын ассызыклады. Музей-ядкарьлек генераль директоры Гөлзада Руденко Рөстәм Нуриевка Поспелово җирлегендә урнашкан борынгы һәйкәл — «Ананьино каберлеген» саклап калуда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Рәсми өлеш азагында Сергей Сандаков рәхмәт хатлары тапшырды:

— Салават Альфрит улы Миңнеәхмәтовка — файдаланылган шиналарны җирлек территориясеннән чыгаруда ярдәм иткәне өчен;

— Александр Викентьевич Платоновка — авыл юлларын кардан чистарткан һәм ышанып тапшырылган техникага сакчыл караш өчен;

— Василий Васильевич Дяконга — техниканы ремонтлауда ярдәм иткәне өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев