Олы Качка авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы янында машина кую урыны барлыкка килде. Бу эшләргә муниципаль бюджеттан 1,2 млн сум акча бирелгән.
Олы Качкада авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы янындагы парковканы төзекләндерделәр. Яңа мәйданчык 18 машина урынына исәпләнгән. Эшләрнең бәясе 1 млн 187 мең сум тәшкил итә.
Олы Качка авыл җирлеге башлыгы Галина Праздникова сөйләвенчә, башкарма комитетның яңа бинасы 2025 елда республика программасы буенча төзелгән. Парковка беренчел проектка кермәгән, шуңа күрә аны 2026 елда муниципаль бюджет хисабына төзекләндерергә карар кылганнар.
Яңа парковка башкарма комитет янындагы территорияне төзекләндерүнең соңгы этабы булды. Ул авыл үзәгендә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл һәм гыйбадәтханә янында урнашкан.
Хәзер авыл халкы һәм кунаклары, башкарма комитетка, гыйбадәтханәгә яисә истәлекле урынга барганда автомобильләрен биредә калдыра ала. Галина Праздникова шәһәр һәм район җитәкчелегенә парковка төзелешенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Нет комментариев