Педагог, тренер һәм волонтер Олег Разживин сайлау участогына килеп тавыш бирүдә катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, тавыш бирүдә катнашуны җаваплы адым һәм илнең, төбәкнең һәм шәһәрнең киләчәгенә битараф булмауның чагылышы дип саный.

Алабугада һәм Алабуга районында IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар дәвам итә. Тавышны 20 сентябрьгә кадәр бирергә мөмкин.
Олег Разживин — педагог, тренер һәм волонтер тавыш бирүдә катнашкан инде. Ул педагогика фәннәре кандидаты, КФУның Алабуга институтының физик культура һәм тормыш иминлеге теориясе һәм методикасы кафедрасы доценты, шулай ук «Вместе к Победе» волонтерлык хәрәкәте катнашучысы. Олег Разживин берничә тапкыр махсус хәрби операция урынына гуманитар йөкләр алып баруда катнашкан.

«Сайлауларда катнашу илнең, төбәкнең, шәһәрнең һәм җәмгыятьнең киләчәге өчен җаваплылыкны үз өстеңә алу дигән сүз. Бу аңлы адым, ул Сезнең тирә-юньдә ниләр булганына битараф булмавыгызны күрсәтә», — дип сөйләде Олег Разживин.
Нет комментариев