Очышлар туктатылганнан соң беренче самолет Дубайдан Казанга килде
Лайнер Татарстан башкаласына Мәскәү вакыты белән 4:09 да төште.
Казан халыкара аэропортында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең һава киңлегендә чикләүләр кертелгәннән соң Дубайдан беренче самолет утырды. Онлайн-табло мәгълүматларына караганда, лайнер Татарстан башкаласына Мәскәү вакыты белән 4:09 да төште, дип яза «Татар-информ».
Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән Казанга 0:50 һәм 4:25 тә килергә тиешле башка ике рейс гамәлдән чыгарылды. Хәзерге вакытта расписаниедә Дубайдан тагын ике борт бар — аларның килүе 12:55 һәм 13:30 да көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев