ХӘБӘРЛӘР

Ноябрьдә татарстанлыларны елның иң кыска эш атнасы көтә

Ноябрьнең беренче атнасында республика халкы нибары өч көн эшләячәк. Аларның икесе — 3 һәм 5 ноябрьдә — кыска эш көне булачак.

2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр Татарстанда 2, 3 һәм 5 ноябрь (дүшәмбе, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе) — эш көннәре. Шул рәвешле, бу атна 2026 елның иң кыска эш атнасы булачак.

4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге бәйрәме, шуңа күрә 3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартыла. 6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан бәйрәм көне булып саналганлыктан, бәйрәм алдындагы көн — 5 ноябрь дә кыска эш көне. 

Атнаны гадәти ял көннәре тәмамлый: 2026 елның 7 һәм 8 ноябре шимбә һәм якшәмбе көннәренә туры килә.


Нет комментариев