Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Намаз укымаган кеше ураза тота аламы?

ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә бу сорауга ачыклык керттеләр.

Рамазан аенда ураза хәтта намаз укымый торган мөселманнар өчен дә мәҗбүри. Бу хакта Казан казые, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать бүлеге башлыгы Булат Мөбәрәков хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Кеше намаз укымаса да, ураза мәҗбүри кала дигән фәтва берничек тә намаздан баш тартуны хуплау булып тормый. Ул бары тик намаз булмау ураза тоту бурычыннан азат итми дип раслый», — дип язган Мөбәрәков үзенең телеграм-каналында.

Исегезгә төшерәбез, Рамазан ае 19 мартка кадәр дәвам итә. Ураза вакытында дин тотучыларга ашаудан, су эчүдән һәм якынлык кылудан тыелырга кушылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев