Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Мошенниклар үзләрен «Ватан сакчылары» фонды хезмәткәрләре дип таныштыра башлады

Тынычлык саклау һәм беркайчан да карта мәгълүматларын, шәхси документларны һәм раслау кодларын хәбәр итмәү мөһим.

Аферистлар яңа схема уйлап тапканнар: алар үзләрен «Ватан сакчылары» («Защитники Отечества») фонды хезмәткәрләре дип таныштыра.

Әлмәт хакимияте хәбәр иткәнчә, мошенниклар социаль челтәрләрдә яисә мессенджерларда язып, бушлай түләүләрне рәсмиләштерүдә яки һәлак булган хәрбинең гәүдәсен алып кайтуда ярдәм тәкъдим итәргә мөмкин. Шулай ук алар һәлак булучының мираска дәгъва итүче «никахсыз туган балалары» турындагы уйдырма тарихларны сөйләргә яки хәрбинең «дезертирлыгы» (качуы) турында хәбәр итәргә мөмкиннәр.

Алданмау өчен, сөйләшүне шунда ук туктатырга һәм рәсми ведомстволарга телефон аша үзлегеңнән шалтыратырга киңәш ителә. Тынычлык саклау һәм беркайчан да карта мәгълүматларын, шәхси документларны һәм раслау кодларын хәбәр итмәү мөһим.

«Рәсми затлар акча сорап мессенджерлар аша аралашмый һәм дәүләт хезмәтләре өчен телефон аша түләү таләп итми», — дип искә төшерделәр Әлмәт хакимиятендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев