Морт авылындагы мобиль поликлиника эшен озайта
Ихтыяҗ зур булу сәбәпле, медицина комплексы эшен киләсе атнада да дәвам итәргә дигән карар кабул ителде.
Алабуга районының Морт авылында мобиль поликлиниканың беренче эш көннәре тәмамлана. Күчмә формат бик кирәкле булып чыкты: Яр Чаллыдан клгән тар белгечләрдән көн саен 30лап авыл кешесе консультация ала, дип хәбәр итә Үзәк район хастаханәсенең матбугат хезмәте.
Ихтыяҗ зур булу сәбәпле, медицина комплексы эшен киләсе атнада да дәвам итәргә дигән карар кабул ителде.
Бу нигә кирәк?
Масштаблы диспансеризация 2025 елда башланып киткән «Дәвамлы һәм актив тормыш» яңа илүкләм проекты кысаларында үткәрелә. Төп бурыч — район үзәгеннән ерак булуына карамастан, һәркем өчен сыйфатлы диагностика ясау.
Икенче атнага эш графигы (16.03 — 19.03):
Көн саен (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр):
- Акушер-гинеколог: тикшерү һәм консультация.
- Уролог: профильле мәсьәләләр буенча кабул итү.
- «ФЛЮМАММ» комплексы: флюорография һәм маммографияне бер урында узу мөмкинлеге.
Профильле белгечләр кабул итү:
- 16 март: травматолог һәм хирург.
- 17 һәм 18 март: невролог.
- 19 март: невролог һәм хирург.
Пациентлар өчен мөһим мәгълүмат
Барлык тикшерүләр дә бушлай үткәрелә. Табибларга барганда үзең белән алырга кирәк:
- Паспорт;
- ОМС полисы;
- СНИЛС.
Табиблар киңәше: әгәр моңа кадәр тикшеренү нәтиҗәләре кулгызда булса, аларны да алырга кирәк — бу белгечләргә сәламәтлегегезне төгәлрәк бәяләргә ярдәм итәчәк.
Организмны шәһәргә бармыйча гына тикшерү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! Иртә диагностика — актив озын гомергә беренче адым.
Фото: Үзәк хастаханә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев