Морт авылында моңлы кичә: «Моңнар кайтсын авылга» отчет концерты гөрләп узды
Авылның талантлы кешеләре — үзешчәннәр бу кичәгә җаваплы әзерләнгәннәр.
18 апрель көнне Морт авылының Мәдәният йорты чын бәйрәм рухы белән сугарылды. Биредә авыл үзешчәннәренең «Моңнар кайтсын авылга» дип исемләнгән отчет концерты зур тантана белән узды.
Бу кичә бары тик бер концерт кына түгел, ә авылның рухи байлыгын, анда яшәүчеләрнең иҗади сәләтләрен чагылдыручы матур бер вакыйгага әверелде. Сәхнәдән яңгыраган җырлар, күңелгә үтеп керә торган моңнар һәм артистларның чыгышлары тамашачыларга онытылмас тәэсирләр калдырды.
Авылның талантлы кешеләре — үзешчәннәр бу кичәгә җаваплы әзерләнгәннәр. Аларның һәрбер чыгышы, һәрбер хәрәкәте залның алкышлары белән каршы алынды.
— Без бу концертны әзерләгәндә үз иҗатыбыз аша авылыбызның җылысын, бердәмлеген җиткерергә теләдек, — дип билгеләп үтә оештыручылар.
— Әлеге кичәне оештыруда өлеш керткән һәр кешегә — сәхнәдә чыгыш ясаган артистларга, техник ярдәм күрсәткән хезмәткәрләргә — барысына да авыл халкына бәйрәм бүләк итүләре өчен зур рәхмәт, — диләр Мортта яшәүчеләр.
Ышанабыз ки, бу концерт — үзешчәннәрнең иҗат юлындагы чираттагы уңышлы бер адым гына. Алга таба да авыл мәдәниятен үстерүдә, моңлы традицияләрне саклап калуда көчегезне кызганмассыз дип өметләнәбез.
Киләчәктә дә иҗади уңышлар, яңадан-яңа сәхнә җиңүләре телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев