Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

МЧС Алабуга районындагы каты көнкүреш калдыклары полигонында чыккан янгын турында аңлатма бирде

Алабуга районының Малореченск каты көнкүреш калдыклары полигоны территориясендәге янгын контрольдә тотыла.

Янгынның таралу куркынычы юк, янгын сүндерү техникасын куллану таләп ителми, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, 250 квадрат метр мәйданда чүп-чар төтенли. Төтенләүне бетерү өчен полигон хуҗасы 6 мең кубометр туфрак таратуны оештырган. Урында тугыз берәмлек техника эшли: самосваллар, төягеч, бульдозерлар һәм экскаватор.

Вәзгыять контрольдә кала, дип ышандырдылар министрлыкта. Искәртеп үтәбез, полигон өстеннән күтәрелгән төтен Алабуга ягыннан яхшы күренеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев