МАХ мессенджерында цифрлы документларны ничек алырга
Таләп ителгән очракта, электрон таныклыкны телефон экраныннан гына да күрсәтергә мөмкин.
«MAX» милли мессенджерында цифрлы ID — ул яшьне, ташламалы статусны расларга, шулай ук һәрвакыт төп документларга: паспорттан алып машина йөртү таныклыгына кадәр керү мөмкинлеген бирә торган кәгазь документларның аналогы. Россиянең социаль фонды Татарстанда яшәүчеләр өчен цифрлы документлар алу процессын гадиләштерде. Хәзер үзеңнең льготага ия булуыңны смартфон ярдәмендә расларга мөмкин, хәтта сезнең яңа үрнәктәге чит ил паспорты яки гамәлдәге биометрия булмаса да.
Моны ничек эшләргә? Барлыгы 6 гади адым:
- Әзерлек: «Госуслуги» кушымтасын һәм МАХ мессенджерын телефоныгызга йөкләгез яки яңартыгыз.
- Ризалык: «Госуслуги» порталында социаль фондка цифрлы таныклык чыгарырга рөхсәт бирегез (күп балалы гаиләләр, пенсионерлар һәм инвалидлар өчен мөмкин).
- MАХ тагы настройкалар: үзегезнең мессенджер профилендә «Цифровой ID» дигәнне сайлагыз һәм «Добавить документы» дигән җиргә басыгыз.
- Авторизация: Ачылган тәрәзәдә «Госуслуги» аша тикшерү узыгыз.
- Раслау: Мәгълүматларны эшкәртүгә кирәкле ризалык бирегез.
- Әзер: барлык документлар автомат рәвештә «Госуслуги» порталыннан йөкләнәчәк һәм сезнең МАХ профилендә пәйда булачак.
Хәзер, таләп ителгән очракта, электрон таныклыкны телефон экраныннан гына да күрсәтергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев