Авыл халкын һәм кунакларны концерт программасы, халык осталары эшләре күргәзмәсе, сыйлар, уеннар һәм иҗади мастер-класслар берләштерде.

Авыл халкы һәм кунаклары арасында популяр булган «Осенины» фестивале бу юлы да барысын бер зур, тату гаиләгә җыйды. Көз бәйрәме туган җиребезнең никадәр бай, ә кешеләренең күңеле никадәр киң булуын искә төшерде. Җыелучыларны әлеге мөһим вакыйга белән Алабуга районы башлыгы урынбасары Александр Косов һәм Поспелово авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Мөхәмәдиева котлады.
Бәйрәм программасы бай эчтәлекле иде. Иҗат коллективлары тамашачыларга күтәренке кәеф һәм көч-куәт бүләк итте, халык осталары үз сәләтләре белән гаҗәпләндерде. Өстәлләр көзге нигъмәтләрдән сыгылып торды, ә һавага яңа пешкән коймак исе таралды. Теләге булганнар халык уеннарында катнашып, мастер-классларда үзләрен сынап карый алды. Фермер продукциясе ярминкәсе дә кунакларның игътибарын җәлеп итте. Анда «Кувайцев» крестьян-фермер хуҗалыгының үзенчәлекле сарымсагын да сатып алырга мөмкин иде.

— Бирегә беренче тапкыр килдек. Гомумән, бу җәйдә район авылларында узган төрле фестивальләрдә булдык. Районыбызда никадәр күп кызыклы чаралар һәм талантлы кешеләр булуына гаҗәпләндек. Районыбыз өчен горурлык хисе туды. Авылларның җанлануы, боларның барысын да күрсәтүләре бик сөендерә, — диде Владимир Кулагин.
Исегезгә төшерәбез, Алабуга районында авыл бәйрәмнәре «Татарстанда җәй» проекты кысаларында үткәрелә. Район башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән милли традицияләрне һәм авылларга хас үзенчәлекле бәйрәмнәрне яңарту өчен ел саен җирле бюджеттан акча бүлеп бирелә. Быел шундый 10 грант тапшырылган.
Авыл фестивальләренең быелгы сериясен Олы Качка авылында узачак «Кабак» фестивале тәмамлый. Ул 26 сентябрьдә сәгать 11.00дә башлана.
Нет комментариев