Мәҗбүри медицина иминияте база программасына 10 нан артык яңа дәвалау ысулы кертелде
Шулай ук база программасына моңа кадәр югары технологияле медицина ярдәменең II бүлегенә караган бер ысул күчерелде.
Мәҗбүри медицина страхованиесе (ОМС) программасына 14 яңа дәвалау методы керде. Бу хакта Федераль мәҗбүри медицина страхованиесе фонды рәисе Илья Баланинга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Быел без алга таба җитди адым ясадык — ОМСның база программасына 14 яңа дәвалау методы кертелде, шулай ук база программасына моңа кадәр югары технологияле медицина ярдәменең II бүлегенә караган бер ысул күчерелде», — диде Баланин.
Шулай итеп, гомергә бер тапкыр дислипидемиянең нәселдән килә торган формаларына бушлай анализ ясатырга мөмкин булачак. Әлеге тикшеренү йөрәк-кан тамырлары авыруларын алдан ачыкларга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, озын гомерлелек өлкәсендә тикшеренү, көмәнле хатын-кызларда нәселдән килә торган һәм тумыштан булган авыруларны ачыклау, шулай ук яңа туган балаларда 42 авыруны ачыклау буенча махсус программалар һәм башкалар барлыкка килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев