Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Кышның соңгы ае Татарстан метеокүзәтүләр тарихына иң карлы февраль буларак кереп кала

Тулаем алганда, кышкы өч айда да явым-төшем нормадан шактый артып китте.

Узган февраль Татарстанда метеокүзәтүләр тарихына иң карлысы буларак кереп калды. Бу хакта «Татар-информ» га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

«Февраль күзәтүләр тарихында явым-төшем күләме буенча супер-рекордлы булды. Февральдә явым-төшем 40-90 мм яисә айлык норманың 154-367 процентын тәшкил итте. Ягъни кайбер урыннарда 367 процент», — дип сөйләде ул.

Аның мәгълүматлары буенча февральдә иң күп явым-төшем көнбатыш районнарда булган. Яшел Үзән районында 99 мм явым-төшем булган. Арчада — 90 мм, Казанда — 89 мм, Лаешта — 82 мм теркәлгән.

«Бу күрсәткечләрнең барысы да нормадан шактый югары, икедән өч тапкырга кадәр», — дип өстәде Гоголь.

Тулаем алганда, кышкы өч айда да явым-төшем нормадан шактый артып китте. Декабрьдә республикада айлык норманың 75-160 проценты яуган, гыйнварда — айлык явым-төшем нормасының 128-222 проценты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев