Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Климатолог Юрий Переведенцев Татарстанда карның кайчан эреп бетәчәге турында сөйләде

4 марттан республикада суыту башланды, төньяк җиле көчәйде.

Март — әле кыш ае булып санала, ләкин циклон аркасында Татарстанга җылы килде инде. Якын көннәрдә климат күрсәткечләренә кайту көтелә — бу вакытта уртача тәүлеклек температура гадәттә −8 градус тәшкил итә.

4 марттан республикада суыту башланды, төньяк җиле көчәйде. ТР Гидрометүзәгенең беренчел фаразлары буенча, мартта һава температурасы һәм явым-төшем күләме уртача күпьеллык күрсәткечләргә туры киләчәк, дип яза «Челнинские известия».

Март үзгәрүчән һава торышы белән аерылып тора: хәзер атмосфера басымының тугыз миллиметрга кадәр җиткән кискен тирбәнешләре теркәлә. 21-22 мартта көн белән төн тигезләшкән вакыт башлана, шуннан соң көн озынрак, кояш җылысы да сизелерлек булачак.

Профессор-климатолог Юрий Переведенцев сүзләренчә, температураның нольдән плюска күчүе гадәттә 30 марттан 2 апрельгә кадәр була, ә кар катламының эреп бетүе якынча 10-12 апрельгә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев