Казанда СССРның бер сумлык купюрасын 3 млн сумга саталар
Сатучы раславынча, әлеге купюраны сатып алган кеше «кешеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртү мөмкинлеге алачак».
Казанда яшәүче хатын-кыз 1 сум номиналлы совет купюрасын 3 млн сумга сата, дип яза «Татар-информ».
Махсуслаштырылган сайтларның берсендә урнаштырылган белдерү нигезендә, сатуга 1961 елгы купюра куелган.
«Сату бәясе купюраның үз базар бәясеннән шактый артып китә, аны сатып алудан акчалар бары тик изге эшләргә генә юнәлдереләчәк», — диелгән белдерүдә.
Сатучы раславынча, әлеге купюраны сатып алган кеше «кешеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртү мөмкинлеге алачак».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев