Казан халкы һәм кунаклары өчен «Татарстанда ясалган» күргәзмәсе ачылды
Мәйданчыкта сәнгать, медицина, мәгълүмат технологияләре, авыл хуҗалыгы һәм экология өлкәсендәге проектлар тәкъдим ителгән иде.
Россия — АСЕАН саммиты кысаларында оештырылган «Сделано в Татарстане» («Татарстанда ясалган») күргәзмәсе Казан халкы һәм кунаклары өчен ачык булды. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Элегрәк халыкара форумда катнашучылар өчен генә эшләгән экспозиция республиканың дистәләрчә предприятиесен, фәнни оешмасын һәм уйлап табучыларын берләштерде.
Мәйданчыкта сәнгать, медицина, мәгълүмат технологияләре, авыл хуҗалыгы һәм экология өлкәсендәге проектлар тәкъдим ителгән иде. Чит ил делегацияләрендә Татарстан компанияләренең югары экспорт потенциалына ия булган эшләнмәләре аеруча зур кызыксыну уятты.
Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыров билгеләп үткәнчә, күргәзмә медицина технологияләреннән алып яшьләр башлангычларына кадәр бик киң юнәлешләрне берләштерә.
«Күргәзмәдә медицинадан алып яшьләр проектларына кадәр төрле юнәлешләр җыелган. Татарстанда булдырылган һәм инде гамәлдә кулланылыш тапкан бөтенләй үзенчәлекле эшләнмәләр бар», — дип ассызыклады ул.
Министр сүзләренчә, күп кенә проектларның авторлары арасында яшь белгечләр аз түгел, ә күргәзмәне оештыру буенча эшнең шактый өлешен шулай ук яшьләр башкарган.
Иң игътибарга лаек экспонатлар арасында сәнәгать инспекциясе өчен Innospector пилотсыз системасы, «СОНОРУС» медицина комплекслары, кардиосәгатьләр ярдәмендә сәламәтлекне дистанцион мониторинглау системасы, шулай ук хирургия һәм реабилитация өчен җиһазлар тәкъдим ителгән.
Шулай ук килүчеләр «Ак Барс» Судостроительная корпорациясе" җитештергән водород ягулыгындагы ял итү-экскурсия судносын, «СОНОплазмаВ-1000» су чистарту буенча экологик җайланмасын, 110 кВ көчәнешле үзебезнең кабель муфтасын һәм «ПОЗиС» АҖ тарафыннан эшләнгән сырларны җиткерү (катыру) өчен яңа җиһазларны күрә алалар.
«Күргәзмә өстендәге эшнең зур өлешен — оештырудан һәм дизайннан алып делегацияләрне озатып йөрүгә кадәр — яшьләр башкаруы бик мөһим. Күргәзмә күрсәткәнчә, Татарстан дөньяга идеяләр генә түгел, ә әзер технологик чишелешләр дә тәкъдим итәргә әзер», — дип белдерде Кадыров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев