Концертлар, мастер-класслар һәм сый-нигъмәтләр белән үрелеп барган бәйрәм Алабуга районында быелгы авыл фестивальләренең йомгаклау чарасы булды.

Олы Качка авылында узган ялларда Кабак фестивале узды. 4 нче елны авылда бу бәйрәмне җырлар, әйлән-бәйлән, сыйлар белән билгеләп үтәләр. Быел һава торышы да күңелләрне күтәрә. Кунакларны котларга район башлыгы урынбасары Александр Косов та килде. Ул билгеләп үткәнчә, бу фестиваль районда бу җәй эчендә 20 нче һәм ул йомгаклау фестивале.
Авылларда бәйрәмнәр район башлыгы инициативасы белән уза, аларны үткәрүгә грантлар да бирелә, алар авылларның инфраструктурасын да яхшыртырга ярдәм итә, мәсәлән, Олы Качкада концерт мәйданчыгын төзекләндергәннәр.
Бәйрәм кунаклары районыбызның иҗат коллективларының концерт программасыннан ләззәт алдылар, мастер-классларда катнаштылар, хуш исле кабак боткасыннан авыз иттеләр.
Нет комментариев