Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Иске Юрашта Россия көнен уеннар һәм көрәш белән билгеләп үттеләр

Иске Юраш авылында бәйрәм төрлечә: дәртле һәм күңелгә үтеп керерлек, шау-шулы һәм күңелгә ятышлы булып чыкты. Тик бер генә нәрсә үзгәрешсез кала — үз илеңә һәм кече Ватаныңа ихлас мәхәббәт.

Иске Юраш авылында Россия көне чын дуслык һәм бердәмлек бәйрәменә әверелде. Үзәк мәйданда көлү һәм музыка тынмады: оештыручылар өлкән буынга да, яшьләргә дә ошарлык программа әзерләгән. Кунаклар татар һәм рус телләрендә яраткан җырларын җырладылар, җитезлектә ярыштылар һәм җылы җәй көненә шатландылар.

Мәйдандагы тормыш беренче минуттан ук кайнап торды, бер генә секундка да тынмады. Бер почмакта кунаклар күзләрен бәйләп чүлмәк ваткан арада, икенче почмакта тамашачылар киез итекләр киеп җитезлектә ярыштылар. Төп сәхнәгә чакырылган артистлар: филармония солисты Марс Әхмәтшин, «Гремми» кавер-төркеме һәм «Экшн-мэн» шоу-балеты биючеләре чыкты. Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов чыгышлары кичәнең йолдызлы аккорды булды.

Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм «Новый Юраш» агрофирмасы" АҖ директоры Александр Мананкин бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булдылар. Рөстәм Мидхәт улы, якташларын котлап, мөһим саннарны һәм казанышларны билгеләп үтте:

— Бүген «Аммоний-Агротехнологии» 16 мең гектар җир эшкәртә. Россия масштабында без зур түгел, ләкин илдә дә, республикада да алдынгылар. Барыгызга да нык сәламәтлек һәм, әлбәттә, бөтен җир йөзендә тынычлык телим. Без барыбыз да моны көтәбез.

Александр Мананкин предприятиенең берничә ел дәвамында район файдасына эшләвен ассызыклады һәм авыл халкына ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт әйтте:

— Мәйданда барыгызны да сәламләвемә шатмын. Россия көне һәм язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануы белән котлыйм! Сезгә бу көнне дусларыгыз һәм якыннарыгыз арасында яхшы үткәрүегезне телим.

Иске Юраш авыл җирлеге башлыгы Ренат Юнысов бәйрәмгә аеруча җылылык өстәде. Ул Рөстәм Нуриевка авыл проблемаларын хәл итүдә һәрвакыт ярдәм иткәне өчен һәм Александр Мананкинга — агрофирма барлык якты вакыйгаларны оештыручы һәм барлык мәсьәләләрдә ярдәмче булганы өчен рәхмәт белдерде. СВО зонасында бүген хәрби бурычларны үтәүче якташларыбызга аерым, ихлас сүзләр әйтелде:

— Егетләребезнең исән-сау, җиңү белән кайтуларын телим. Барлык догаларыбыз да ишетелсен, — диде Ренат Юнысов һәм Ватанны саклаучылар гаиләләренә бүләкләр тапшырды.

Тантаналы өлешне флаг күтәреп ачтылар. Бу мактаулы хокукны чәчү батыры Алексей Смилов һәм машина белән сыер саву операторы Фәридә Вәлиевага бирделәр. Гимннан соң ук иң яхшы хезмәткәрләргә район башлыгының рәхмәт хатлары һәм «Аммоний-агротехнологии» җәмгыятенең мактау грамоталары тапшырылды.

Аннары күңел ачу башланды. Халык уеннары һәркемне мавыктырды. Зурлар дәртләнеп капчык киеп сикерде, кашыкка йомырка салып йөгерделәр, ласта һәм киез итекләр киеп тизлекне үлчәделәр, тачкада бер-берсен йөрттеләр һәм көянтә күтәреп йөгерделәр. Ахырдан кул көрәше, шома баганага менү һәм милли көрәш буенча ярышлар башланды.

Хатын-кызлар арасында армрестлингта элеккеге профессиональ дзюдочы, халыкара турнирларда катнашучы Әминә Фәләховага тиңнәр булмады.

— Мин кияүгә чыктым һәм өч ел элек Татарстанга күчендем. Монда чын Сабантуйның нәрсә икәнен белдем. Татарстанда хатын-кызлар бик көчле, шуңа күрә ел саен катнашам: кайдадыр җиңәм, кайдадыр юк. Барыгызга да киңәш итәм: шушында һәм хәзер яшәгез, рәхәтлек алыгыз. Әгәр сез уйнарга чыксагыз, беркем дә көлмәячәк! — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Әминә ханым.

Бәйрәмгә Алабугадан килгән Кристина Җиһанурова Иске Юрашка беренче тапкыр килүен һәм авыл белән соклануын әйтте:

— Без бит монда ял итәргә һәм күңел ачарга килдек! Бер урында гына утырырга кирәкми, һичшиксез конкурсларда һәм уеннарда катнашыгыз.

Күбрәк фотоларны альбомда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев