Иске Юраш авылында суүткәргеч челтәрләрен капиталь ремонтлый башладылар
Авылларда су белән тәэмин итү системаларын яңарту мәсьәләсе аерым контрольдә тора.
Бүген авыл үзәгендә эш кайный. Тукай урамында яңа суүткәргеч челтәрләре салына — 700 метрлы бу участок авыл халкын су белән бәйле проблемадан коткарырга тиеш. Биредә коммуналь аварияләр дә еш теркәлә. Авыл халкы өчен бу — чып-чын проблема.
Иске Юраш авыл җирлеге башлыгы Ренат Юнысов аңлатуынча, су белән тәэмин итүнең иске линияләре биредә узган гасырның 80нче елларында барлыкка килгән. Аларны кирәкле технологияләрне тулысынча белмәгән җирле эшчеләр көче белән салганнар. Полиэтилен торбаларны эретеп ябыштыру сыйфатсыз башкарылганлыктан, аварияләр дә еш булып торган. Авылда ике тапкыр юл катламы ремонтланганнан соң вәзгыять тагын да катлаулана — суүткәргеч 4 метр тирәнлектә кала, һәм моның аркасында ремонт эшләре алып бару мөмкин булмас дәрәҗәгә җитә.
Тукай урамындагы эшләр — беренче этап кына әле. Алга таба Яшьләр урамында һәм 1968 елдан бирле суүткәргече яңартылмаган Муса Җәлил урамында да тузган торбаларны алыштыру планлаштырыла. Яңа челтәрләрнең гомуми озынлыгы якынча 1,5 чакрым тәшкил итәчәк. Проектның бәясе — 4,3 миллион сум, акча җирле бюджеттан бүлеп бирелгән. Җирлек башлыгы Ренат Юнысов үз исеменнән һәм авыл халкы исеменнән район җитәкчелегенә рәхмәт белдерә.
Авылларда су белән тәэмин итү системаларын яңарту мәсьәләсе аерым контрольдә тора. Быел район бюджетыннан бу максатларга 30 миллион сум юнәлтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев