Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Йөздән артык штраф: Алабугада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы компанияләрнең «кара исемлеге» төзелде

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен гади йөртүчеләр генә түгел, юридик затлар да сакларга бурычлы.

Татарстанның Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе 2026 елның беренче дүрт аена йомгак ясады һәм Алабуга районының юридик затлары арасында антирейтинг төзеде. Бу исемлеккә транспортлары юл кагыйдәләрен иң еш бозучы оешмалар кертелгән.

Кагыйдә бозучылар исемлеге:

Предприятие исеме                         Хокук бозулар саны
ООО «АВП ГРУПП»                           154
ООО «НЕФТЕГАЗОКОМПЛЕКТ»       76
ООО «МПО ЖХ И Б»                         33
ООО «АФ КОСТЕНЕЕВО»                 32
ООО «ПЛАСТСТРОЙСЕРВИС»        31

ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча хөкүмәт комиссиясендә билгеләп үтүләренчә, кагыйдә бозучы компанияләрнең исемнәрен бастырып чыгару профилактика максатыннан эшләнә. Юридик затлар юлларда куркынычсызлык өчен югары җаваплылык йөртә, чөнки аларның йөртүчеләре тирә-юньдәгеләр өчен аеруча куркыныч тудыручы коммерция һәм зур йөк транспорты белән идарә итә.

Ведомствода искәртеп үттеләр: юл хәрәкәте кагыйдәләрен гади йөртүчеләр генә түгел, юридик затлар да сакларга бурычлы. Кагыйдә бозган өчен компанияләрне штрафлар һәм башка административ чаралар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев