ХӘБӘРЛӘР

Ике алабугалы Батырлык ордены һәм «За отвагу» медале белән бүләкләнде

Дәүләт һәм ведомство бүләкләрен Алабуганың тормыш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча киңәшмәдә тапшырдылар. Бу хакта Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.

 

алабугалыларга дәүләт бүләкләре тапшыру
Фото: АМР башлыгы матбугат хезмәте

Рөстәм Нуриев сүзләренчә, рядовой Олег Владимирович Цыпленков Батырлык ордены һәм «За боевые отличия» медале белән бүләкләнгән. Бүләкләр Россия Президенты Указы һәм оборона министрлыгы боерыгы нигезендә тапшырылды.

алабугалыларга дәүләт бүләкләре тапшыру
Фото: АМР башлыгы матбугат хезмәте

Тагын бер бүләккә Алексей Ефимович Шамеев лаек булды. Россия Федерациясе Президенты Указы белән ул «За отвагу» медале белән бүләкләнде.

Бүләкләү тантанасы шәһәрнең тормыш-көнкүреше мәсьәләләре буенча киңәшмә вакытында булды. Район башлыгы якташларны бүләкләре белән котлады һәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.


Нет комментариев