Июньдә россиялеләрне өч көнлек яллар көтә
12, 13 һәм 14 июнь — ял көннәре булачак.
Июньдә Россия көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә россиялеләрне озын яллар көтә. 12, 13 һәм 14 июнь — җомга, шимбә һәм якшәмбе ял көннәре булачак. Шулай итеп, ил халкы бердәм рәвештә өч көн рәттән ял итәчәк.
Бәйрәм алдыннан эш көне, 11 июньдә, бер сәгатькә кыскартылачак. Бу хезмәт законнарында каралган.
Россиялеләр өчен чираттагы өстәмә ял көне ноябрьгә планлаштырылган. 4 ноябрьдә, чәршәмбе көнне, ил Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә.
Татарстанда бу бәйрәм көненә тагын бер ял көне өстәләчәк — 6 ноябрь, җомга көне. Ул Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев