Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

«Алабугада җәйге кичләр» фестиваленә яңгыр да комачауламады

Борис Березовскийның VII Халыкара фестивале үзеннән соң җылы истәлекләр калдырып китте. Искәртеп узабыз, узган ел ул үткәрелмәде.

Фестивальнең дүрт көне алабугалыларга һәм шәһәребез кунакларына искиткеч матур музыка бәйрәме бүләк итте. Традиция буенча сәхнәдән классика, джаз, блюз, автор әсәрләре, халык музыкасы, танылган һәм яшь артистлар, коллективлар башкаруында җырлар яңгырады. Концертлар ачык һава астында уза, шуңа күрә кунаклар җәй атмосферасын тулаем тоя алдылар. Хәтта коеп яуган яңгырлар да тамашачыларның кәефен боза алмады.

— Без «Җәйге кичләр» турында күп ишеттек, әмма моңарчы килү мөмкинлеге булмады, — ди Яр Чаллыдан килгән Дмитрий Лиховцов. — Быел килә алдык, һәм бик канәгать калдык. Программа бик шәп, бигрәк тә Миләүшә Таминдарова үзенең хоры белән безне сокландырды.

Фестивальдә 280 артист катнашты, аларның 100гә якыны беренче көнне үк сәхнәгә чыкты. Борис Березовский, Дмитрий Крюков җитәкчелегендәге Башкортстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестры, шулай ук Россиянең халык артисты Игорь Бутман җитәкчелегендәге Мәскәү джаз оркестры чыгыш ясады.

Фестивальне ачып, сәламләү сүзе белән район башлыгы Рөстәм Нуриев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, ТР Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, фестивальнең генераль партнеры Леонид Барышев, РФ атказанган артисты, фестивальнең сәнгать җитәкчесе Борис Березовский, фестиваль директоры Гөлзада Руденко чыгыш ясады.

Рөстәм Нуриев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка фестивальгә ел саен ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Маэстро Борис Березовскийга Алабугага булган мәхәббәте һәм шәһәребезгә алып килгән талантлы музыкантлары өчен аерым рәхмәт сүзләре җиткерде.

Татьяна Ларионова ассызыклаганча, «Алабугада җәйге кичләр» белән бәйле һәрнәрсә зур вакыйгага әверелә. Ул Олеся Балтусова башкаруында Алабуга турындагы шигырьле оданы сәхнәдән күптән ишетергә хыяллануы турында сөйләде. Быел бу теләк тормышка ашты.

Дамир Натфуллин фестивальне Татарстанның төп музыкаль вакыйгаларының берсе дип атады.

Россиянең атказанган артисты Борис Березовский шулай ук барлык оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм Алабуганың сизелерлек үзгәрүен билгеләп үтте. Ул иртән үк шәһәр пляжында булганын һәм гаҗәпләнүен әйтте:

− Бүген сезнең пляжда ике атказанган артист су коенды инде, һәм бик канәгать калдылар, — дип елмая маэстро. — Тормыш иптәшем аны Майамига тиңләде. Мин йөзәргә яраткан һәркемгә иртән пляжда очрашырга, формаль булмаган шартларда аралашырга тәкъдим итәм.

Шулай ук ул АДМЯнең «Эврика» музее гаҗәеп тәэсирләр калдырганын билгеләп үтте.

Леонид Барышев алабугалылар исеменнән шәһәргә килгән барлык кунакларга рәхмәт белдерде һәм Борис Березовскийга мөрәҗәгать итте, аның гаҗәеп энергиясе проектны туендыра һәм көчле музыкантларны җәлеп итә, дип ассызыклады.

Фестивальнең үзенчәлеге проект барышында туган номерлар булды: мәсәлән, Мәскәү дәүләт академия филармониясе солисты Айдар Сәлахов һәм «Мирас» инструменталь ансамбле катнашучысы Максим Куприянов дуэты. Шулай ук Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең халык уен кораллары оркестрын, курайчы Рәзил Габбасовны һәм флейтачы Владимир Теронны берләштергән үзенчәлекле музыкаль баттл. Моннан тыш, Борис Березовский һәм алып баручы Нияз Яруллин атаклы «Sixteen Tons» блюзын башкардылар.

Милли колоритны Хиба Аль Кавас (Ливан) җитәкчелегендәге этник ансамбль, Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры, Эллина Пак җитәкчелегендәге «Фыняф» фолк‑классик-бэнды, «Gauga» татар рок-төркеме, кечкенә гений Лука Моромов һәм башкалар өстәде.

Фестивальгә йомгак ясап, район башлыгы музыка фестивален оештыруда катнашучыларның барысына да: иганәчеләргә — «Эссен Продакшн АГ» җәмгыяте, «Соллерс Алабуга», «Алабуга» МИЗ, музыкантларга, куркынычсызлык хезмәтләренә, волонтерларга карата җылы сүзләр әйтте.

Калганнар аның сүзләренә кушылдылар. Начар һава торышыннан курыкмаган тамашачыларга, шулай ук көндәлек яңгыр чын сынауга әверелгән техник персоналга һәм тавыш операторларына аерым рәхмәт белдерделәр. «Без сезне яратабыз һәм киләсе фестивальдә көтеп калабыз», — дип тәмамлады чыгышын Гөлзада Руденко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев