«Яңарыш» фонды башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина Алабугада тавыш бирде
ХӘБӘРЛӘР

«Яңарыш» фонды башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина Алабугада тавыш бирде

Зөлфия Сөнгатуллина 6 нчы мәктәптә урнашкан 1390 нчы сайлау участогында сайлауларда катнашты. Ул хәзерге тавыш бирүнең ни өчен аеруча мөһим дип санавы турында сөйләде.

Зөлфия Сөнгатуллина Алабуга участогында тавыш бирде

«Яңарыш» фонды башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина Алабугадагы 1390 нчы сайлау участогына килеп тавыш бирүдә катнашты. IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирү 18-20 сентябрьдә уза.

Зөлфия Сөнгатуллина сүзләренчә, сайлауларда катнашуны ул гражданлык җаваплылыгы буларак кабул итә. Бүген җәмгыятьнең бердәмлеге аерым әһәмияткә ия, дип билгеләп үтте ул.

«Бүген тавыш бирү бик мөһим. Бу безнең гражданлык җаваплылыгыбыз. Монда безнең бурыч -халыкның бердәмлеген күрсәтү», — диде Зөлфия Сөнгатуллина. Аның сүзләренчә, көчле һәм бердәм ил үз чикләрен һәм гражданнарның хокукларын якларга сәләтле.

Ул шулай ук сайлау участоклары эшен оештыруны уңай бәяләде. Зөлфия Сөнгатуллина сүзләренчә, биредә сайлаучыларны яхшы кабул итәләр һәм кирәк булганда тавыш бирү тәртибен җентекләп аңлаталар.


Нет комментариев