«Гуляй парк»та бүген пилатес буенча ачык дәрес узачак
Чара бүген кич белән «Гуляй парк»ның күзәтү мәйданчыгында булачак.
Бүген, 16 июньдә, Алабугада ачык һавада пилатес буенча дәрес үтәчәк.
Практиканы тренер Оля Кузнецова алып бара. Катнашучылар җиңелчә разминка, сулыш алу күнегүләре, сәламәт арканы һәм эч мускулларын ныгыту өчен комплекс белән шөгыльләнәчәк.
Дәрес «Гуляй парк»тагы күзәтү мәйданчыгында 18:00дә башлана. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый формат яңа башлаучыларга да, пилатес белән инде шөгыльләнүчеләргә дә туры килә.
Үзегез белән келәм, су һәм уңайлы кием алырга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев