Геннадий Баганов: «Киләчәк турында кайгырту — безне алга этәрүче көч»
ХӘБӘРЛӘР

Геннадий Баганов: «Киләчәк турында кайгырту — безне алга этәрүче көч»

Алабуга районы Ветераннар советы рәисе оешманың эшчәнлеге, уңышлары һәм ветераннарның актив тормыш алып баруы серләре турында сөйләде.

Алабуга районы Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов

— Өлкәннәр ункөнлеге — йомгак ясау өчен бер сәбәп, — ди Геннадий Баганов. — Ел әле тәмамланмады, әмма ул, алдагы еллар кебек үк, вакыйгаларга бай булды. Ул Россия халыклары бердәмлеге һәм Хәрби дан һәм хезмәт фидакарьлеге елы билгесе астында узды. Иң мөһиме — барлык юнәлешләр буенча эшне җанландыра алдык. Лекторлар төркеменә аеруча зур игътибар бирдек. Аның составында — 20дән артык кеше, алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар. 

Бүген безнең оешмада 22 714 кеше исәпләнә: пенсионерлар, армия һәм махсус хезмәт ветераннары, шулай ук 107 тыл хезмәтчәне, — дип дәвам итә Геннадий Баганов. — Яңа беренчел ветераннар оешмалары барлыкка килә, шул исәптән спорт учреждениеләрендә дә. Беркетелмәгән пенсионерлар белән дә тыгызрак эшли башлыйбыз.

Алабуганың «Көмеш» волонтёрлары

«Көмеш» волонтёрлар — игелекле эшләрнең алгы сафында

Район ветераннары МХОда катнашучыларга ярдәм итүдә актив катнаша. Гуманитар штабларда һәм остаханәләрдә алар маскировка челтәрләре үрә, тегә, бәйли, окоп шәмнәре ясый, акча һәм кирәкле әйберләр җыя. Бу эшкә мәктәп укучылары да кушыла — өлкәннәр җитәкчелегендә балалар кирәкле күнекмәләрне үзләштерә.

— Без һәр ай диярлек, кайвакыт айга ике тапкыр гуманитар ярдәм җибәрәбез. Донбасс балалары өчен китаплар һәм канцелярия кирәк-яраклары җыябыз — инде берничә тапкыр ярдәм юлладык. Кайбер пенсионерларыбыз үзләре дә гуманитар ярдәм белән МХО зонасына бара. Бу бер тапкыр гына үткәрелә торган акцияләр түгел, ә даими эш.

Красная гвоздика ансамбле

Иҗат, спорт һәм белем алу

Ветераннар советы каршында иҗат коллективлары эшли. «Красная гвоздика» ансамбленә инде 50 елдан артык, аның әгъзаларының күбесе — ветераннар. Башка коллективлар да, халык декоратив иҗаты белән шөгыльләнүче осталар да бар. Ветераннар шигырьләр, проза, китаплар яза. Анатолий Разживин, Любовь Котлова, Рәхим Гайсин балалар алдында чыгышлар ясый.

Спорт тормышы да кайнап тора. Теннис, бильярд, шахмат, скандинавия йөреше, йөзү һәм башка спорт төрләре буенча занятиеләр үткәрелә.

Өченче яшь спартакиадасы

«Өченче яшь» спартакиадасында 200дән артык пенсионер катнашты. Иң яхшы спортчылар республика ярышларында катнашып, спортның өч төрендә призлы урыннар яулады.

— Без шулай ук республика күләмендәге «Балкыш» конкурсында катнаштык. Башта авылларда, шәһәрдә чыгышлар булды, аннары зона бәйгеләре үткәрдек, җиңүчеләрне ачыклап, бүләкләдек, — дип сөйли Геннадий Баганов.

«Өченче яшь университеты» белән дә хезмәттәшлек җайга салынган, Ветераннар советы каршында үз курсларыбыз да ачыла. Өлкәннәр компьютер грамоталылыгына һәм сәнгать иҗатына өйрәнә.

— Ветераннарның заманча технологияләрдән файдалана белүе мөһим, бу хәтер өчен дә файдалы. Ә иң мөһиме — бу мошенниклардан сакланырга ярдәм итә. Кызганыч, өлкән яшьтәге кешеләрне еш кына нәкъ менә мошенниклар алдый, — дип аңлата рәис.

«Балкыш» конкурсы

«Патриотизм безгә геннар аша салынган»

Ветераннар оешмасындагы кешеләрне нәрсә алга этәрә дигән сорауга Геннадий Баганов гади генә җавап бирә:

— Безнең тәрбия, Ватанга мәхәббәт. Бу безгә әби-бабаларыбыздан геннар аша салынган. Советлар Союзында тәрбия системасы югары дәрәҗәдә иде — октябрятлар, пионерлар, комсомол, төрле иҗтимагый оешмалар. 90нчы елларда яшьләрне Ватанны яратырга өйрәтү икенче планга күчте, әмма хәзер бу традицияләр кире кайта. Балаларыбыз, оныкларыбыз, киләчәгебез турында кайгырту — иң мөһиме. Без бүген шушы бурычны үтәргә тырышабыз.

Геннадий Баганов һәм ветераннар советы әгъзалары

«Берүзең эшләп булмый»

Геннадий Баганов Ветераннар советын инде 6 ел җитәкли, әмма ветераннар белән эшләү тәҗрибәсе 35 елдан артык.

— Вакытында мин горкомда эшләдем, бу юнәлешне җитәкләдем, аннары — хакимияттә. Бу эшне беләм, күп кешеләр белән таныш, шуңа күрә уртак тел табу җиңел, — ди ул. — Әмма мин берүзем булсам, бу кадәр эшне эшләп булмас иде. Бездә президиум бар. Анда 15-17 кеше, Ветераннар советында якынча 50 кеше. Ә авылларда, шәһәрдә, предприятиеләрдәге активистларны исәпләсәк, алар йөзләрчә. Район һәм предприятиеләр җитәкчелеге дә ярдәм итә. Шәһәрнең елдан-ел яхшы якка үзгәрүен күреп шатланабыз.

Әңгәмә ахырында Геннадий Баганов районның барлык өлкән яшьтәге кешеләренә мөрәҗәгать итте:

— Сез районның предприятиеләрендә һәм оешмаларында намус белән хезмәт иттегез, бүген дә 4664 кеше сафта. Иң беренче чиратта ныклы сәламәтлек, балалар һәм оныклар игътибарын телим. Һәм, әлбәттә, күк йөзе тыныч булсын.


Нет комментариев